Юксынам

Ничә көн, ничә ай, ничә ел
Зар елый, тилмерә йөрәгем.
Еламый, тилмерми нишләсен —
Югалтты сөюдә терәген.
Яшәргә омтылыш-төләген.

Ромашкалар (икенче вариант)

Ромашкалар, гашыйк ромашкалар…
Хәтерләтә яшьлек елларын:
Мин аларның кефекләрен өзеп,
“Ул ярата”, диеп юрадым.

Сүнмәс йолдызым

Мин еракта, синнән бик еракта,
Мин кайтасы юллар бик озын.
Шул юлларда маяк нурым минем
Син, кадерлем, сүнмәс йолдызым.

Карлыгачым

Нәрсә булды, тик син генә,
Син генә күз алдымда.
Карлыгачлар уйный кебек
Каш сикерткән чагында,
Каш сикерткән чагыңда.