Ялгыз чәчәк
Юл буенда ялгыз калган
Сары чәчәк — сары көнбагыш.
Нигә синең күзләреңнән
Түгелә соң моңсулы сагыш?
Юл буенда ялгыз калган
Сары чәчәк — сары көнбагыш.
Нигә синең күзләреңнән
Түгелә соң моңсулы сагыш?
Тал төбендә — талгын су,
Яшьлек чагым калган су.
Аерылмаска вәгъдә биреп,
Көмеш йөзек салган су.
«Керфекләрең яшьле», — димә, дустым,
Юк, елаудан түгел ул яшьләр.
Койды бары яңгыр тамчыларын
Мин кагылып узган миләшләр.
Су буенда бөдрә таллар,
Хәтфәләй камышлары.
Сине күрми бетмәс инде
Йөрәгем ярсулары (сагышлары).
Яшьлек язым инде артта калды,
Ник ашыгам гомер көземә?
Әй елыйсы иде, малай булып
Йөзне куеп өнкәй тезенә.
Газапларың үтте инде хәзер,
Бары сөю калды күңелдә.
Елмаеп уяндым әле бүген,
Төшләремә килеп кердең дө.
Зәңгәр күлмәкле чыршылар
Чумган ылыс исенә,
Җанга рәхәт, сихәт бирә
Ап-ак карның төсе дә.
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Тау итәген томан сарган чакта,
Җыр яңарса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма.
Мәмәтем минем, урман-кырларга,
Биек тауларга якын урнашкан.
Тау битләрендә, сабан туенда
Ике бәхет бергә табышкан.