Сагынам сине, Әлмәтем

Юл өстенде үсеп тора
Әлмәтем чыршылары.
Чыршыларны мактап җырлар
Илемнең җырчылары.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Әлмәт дигән шәһәремнән,
Гел сокланып үтәләр.
Шәһәр белән горурланып,
Чыршыларым үсәләр.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Кайтам инде Әлмәтемө
Шушы салкын кышларын.
Анда мине көтеп тора
Ак карлы чыршыларым.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Оставьте комментарий