Азнакаем

Борма-борма юлларыңның
Читләре ап-ак каен.
Ак каеннар, ак бәхетләр
Җире син, Азнакаем.

Челтер-челтер чишмә ага
Һәрбер тау астың саен.
Йөрәгемнән чыккан моңым,
Җырым син, Азнакаем.

Урманнарың — әкият иле,
Күгеңдә серле аең.
Былбыл итеп, канат биреп
Очырдың, Азнакаем.

Челтер-челтер чишмә ага
Һәрбер тау астың саен.
Йөрәгемнән чыккан моңым,
Җырым син, Азнакаем.

Сагындырып төшкә керә
Җәйләрең һәр таң саен.
Җир җиләкле болыныңның
Гөле мин, Азнакаем.

Челтер-челтер чишмә ага
Һәрбер тау астың саен.
Йөрәгемнән чыккан моңым,
Җырым син, Азнакаем.

Оставьте комментарий