Йөрәк патшам

Миңа карап күзләремнең
Нурлаганын күрсә таң,
Әй, нурланганын күрсә таң,
Таң нурларын үбәр идем
Күземнән чагылганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Әй, чулпаным кабынганда.

Көт, бәгырем

Көт, бәгырем, көткән язың сыман Яннарыңа тизрәк кайтырмын, Тәрәз төбендәге гөлең булып Таң алдыннан чәчәк атармын. Ышанма, син, кәккүк тавышына, Яшебезне сорап юрама. Безнең гомер яңа башланган чак, Иртә әле артка карарга. Сәхраларга чыксаң, тыңла, иркәм, Таң атуын, чишмә агышын, Син тоярсың сулар агышыннан Йөрәгемнең назлы сагышын. Ышанма, син, кәккүк тавышына, Яшебезне сорап юрама. Безнең … Читать далее

Хәтеремдә, әткәй

Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.