Фәрештәм

Гәрәбәдән тезгән муенсаккаенның
Гәрәбәсе кайсы гына илләрдән?
Тапмас бу диеп уйлама, табырмын
Җилләр куып җитә алмас җирләрдән.

Беләзегең, алкаларың көмештән,
Күңелләрең ник суынды, фәрештәм?
Йөзегеңә акык кашлар такмадым,
Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым?

Энҗеләрән тезгән муенсаккаеңның
Энҗеләре кайсы гына яклардан?
Мин кагылган кайнар кулларыңа
Кагылдыра күрмә бер үк ятлардан.

Беләзегең, алкаларың көмештән,
Күңелләрең ник сыуынды, фәрештәм?
Йөзегеңә акык кашлар такмадым,
Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым?

Оставьте комментарий