Йолдызым минем

Кайвакытта кояш кыздырса да,
Яңгыр яуса, җир дә сусамый.
Минем йөрәк синең ялкыныңда
Януыннан бер дә бушамый.

Сиңа гына әйтер сүзем бар

Киттең дә син, никтер югалдың,
Белмим, иркәм, кая юл алдың.
Бәхетлеме соң син, түгелме,
Шул бер сорау борчый күңелне.

Синсез язлар миңа кирәк түгел

Язларны мин көтеп ала идем:
Якты нурлар, гөлләр чоры яз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.
Ялгыз калган моңсу минем җанга
Язгы җилләр назы гына аз.

Мин табынган күзләр

Хыялымда мин табынган күзләр
Көтмәгәндә генә табылды.
Моңа чаклы урап-урап үткән
Юлларыбыз килеп тап булды.

Мин сине ничек яраттым!

Мин сине ничек яраттым! —
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзләрдән, бер карау белән.

Күңелләрдә яз булсын

Чәчәкләре сулган бакчаларда
Ак каенны салкын җил үбә.
Сине юксынудан минем тальян
Урамнарга моңлы җыр сибә.

Күзләреңне күзләмим

Күзләреңне, күзләреңне, Күзләреңне күзләмим. Мин матурлыгыңны синең Күзләреңнән эзләмим. Алларын бирсәң икән, Гөлләрен бирсәң икән. Сагынган минутларымда Ашкынып килсәң икән. Күзләреңне күзләмим дип, Алдый гына башладым. Күз алдымнан китми бер дә Ягымлы карашларың. Алларын бирсәң икән, Гөлләрен бирсәң икән. Сагынган минутларымда Ашкынып килсәң икән. Гөл сулары сибәр идем Син йөргән эзләреңә. Бар матурлыкны җыйгансың Сихерле … Читать далее

Керфегеңә тамармын мин

Китмә дип күземә карыйсың
Күзләреңдә синең кара урман.
Күзләреңдә синең иген кыры,
Тавышыңда тургай моңы.