Сәгать теле
Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.
Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.
Кичә тагын су буена төштем,
Таныш сукмаклардан атладым.
Ярдан-ярга күпме эзләсәм дә
Сабый бала чакны тапмадым.
Күктә янган йолдызлардай,
Җир буйлап без сибелгәнбез.
Без тарихта эзле халык —
Үлем белмәс татарлар без.
Дөнъя авыр. Кайчак танып булмый:
Кайда аклык, кайда каралык.
Бер гөнаһсыз ап-пак чәчкәләр дә
Җил-давылда бетә каралып.
Дөнья да бит нәкъ сезнеке кебек,
Гади генә гомер юллары.
Шатлыклары нинди данлы аның,
Газаплары авыр нибары.
Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгалмаганнар.
Җиңәмен дип кергәннәр дә
Җиңеп чыгалмаганнар.
Хазер миңа ил агасы, диләр,
Узган еллар — йөгерек агын су.
Яшьлек язым ерагайган саен
Күңелләрдә нигә ямансу?
Гомер иткән ирләр һәр чак юлда,
Кичә алар утны-суларны.
Аккан сулар кебек гомер уза,
Йөгәнләп булмый шул юлларны.
Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм,
Башың җитмәле түгел.
Ник береүләр елмайганда
Береүләр көлә икән?
Бәхетле булып яшәүнең
Серләре нидә икән?