Язгы наз

Янган йөрәк, ярсу күңел
Ашкына язга.
Язлар килә җиргә бик азга.
Кояш төсле син дә мине
Иркәлә, назла.
Сөю назы була тик язда.

Зәңгәр көймә

Зәңгәр көймә алга бара,
Дулкыннар яра.
Актарыла ак дулкыннар…
Болытлар кара.
Зәңгәр көймә алга бара,
Туктамый ярга.
Идел өстендә — дулкыннар,
Күңелдә — яра.

Нигә шаян күзләрең?

Нигә син көләсең,
Бәгырьне теләсең?
Югыйсә син генә
Серемне беләсең.
Нигә син көләсең,
Көнләшеп үләрсең —
Кемнәрнең шатлыгын
Урталай бүләсең?

Көзге шатлык

Әйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!
Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.

Йөрәк дәшә

Икәү бергә йолдыз санадык без,
Каршы алдык бергә таңнарны.
Оныт, дисең, аңла мине, дисең…
Мин аңлармын… Йөрәк аңлармы?..

Сөйләмә мәхәббәт турында

Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Ышандыр иң элек талларны.
Ә миңа тал сөйләр аннары, —
Ышандыр иң элек талларны.