Соңгы хат

Оныт, зинһар өчен, оныт инде, —
Утка яктым синең хатларны.
Утка яктым ялган, ялган вәгъдәләрне,
Утка яктым бергә чакларны.

Соңгы мәхәббәт (икенче вариант)

Мәхәббәтнең өметен өзгән чакта,
Синең белән нигә кавыштым.
Сау бул инде соңгы мәхәббәтем
Булса иде соңгы кавышу.

Сират күпере

Син һаман көләсең,
Җанымны теләсең…
Ә минем күңелем моңлана.
Мәхәббәт янәшә,
Йөрәккә ул дәшә,
Читләрне, ятларны тыңлама.

Син генә (өченче вариант)

Үтә айлар, еллар,
Туа яңа җырлар.
Минем җырым һаман үзгәрми.
Кем соң минем иркәм?
Йөрәгемдә йөртәм
Аңа дигән сөю сүзләрен.

Мәхәббәтне җиргә яз китергән

Мәхәббәтне җиргә яз китергән,
Мәхәббәтне язлар саклаган.
Язлар кебек янып яшим җирдә,
Язлар кебек мәңге саф калам.

Мәхәббәт сурәте

Язларда эзлим, эзлим гел сине,
Эзлим гөл арасыннан.
Юлларга карыйм, яз җиткәч, юллар
Яныңа илтә сыман.
Язларда мин барам гел урманга, урманга.
Адашам мин яшел җил-буранда анда.
Урманнарда чәчәк юрган,
Күңелемдә язгы буран,
Күкелдә буран,
Күңелдә язгы буран.