Елгалар саеккан чагында

Ике яр кушылыр шикелле
Елгалар саеккан чагында.
Көймәгә утырып юл чыктык,
Шәүләбез дулкында чагыла.

Егетләр җыры (беренче вариант)

Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.

Бергә узыйк Казан урамын

Мин сагынам назлы язларыңны…
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Үпкәләмә (өченче вариант)

Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.