Табигать балалары

Җилкәдә — поход биштәре,
Күңелдә — серле уйлар.
Безнең хыял, шатлык эзләп,
Дөньяны мең кат буйлар.

Без — табигать балалары,
Безнең бәхетле чаклар…
Җир өстеннән төнне куып,
Дөрләп янар учаклар.

Каршылар безне урманнар,
Озатып калыр кырлар.
Юлдаш булыр мәктәпләрдә
Өйрәнгән дәртле җырлар.

Оставьте комментарий