Саумысыз, януларым (беренче вариант)

Кошлар кайтты, сөю килде,
Гомерем язым алкышлады.
Көләч яшьлек иртәсендә,
Саумысыз, януларым.

Якты нурдай балкыем мин,
Түбәм күккә тиде инде.
Бу янулар — үзе бәхет,
Иркәләвен тойдым инде.

Язлар җитте, сөю килде,
Назларымны нәкышлады.
Мәхәббәтем кичләрендә,
Саумысыз, сагышларым.

Уйларымнан уянам мин
Ялгыз калган сәгатьләрдә.
Бу сагышлар — үзе бәхет,
Көтүләргә сәбәп барда.

Кошлар китте, сөю китми,
Сизәм канат кагышларын.
Мәхәббәтем кичләрендә,
Саумысыз, януларым.

Яфраклардай саргайсам да,
Ашыкмагыз кызганырга.
Бу янулар — үзе бәхет,
Күмеләем күзләреңә.

Оставьте комментарий