Ятим зиратлар

Басу уртасында — яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.

Яшим һаман сине яратып

Синең назлы күз карашың,
Ярымайдай кыйгач кашың
Мәңге яши минем күңелдә.
Чишмә кебек саф тавышың,
Әйтерсең лә язгы ташкын,
Ургып керде йөрәк түренә.