Син теләсәң…

Син теләсәң, таң чыклары булып
Алларыңа тамар идем мин.
Яннарыңа җылы җилдәй исеп,
Ефәк чәчең тарар идем мин.

Син теләсәң, гөлчәчәгең булып
Күкрәгеңдә гизәр идем мин.
Таң кояшы булып, йөзләреңне
Алсу нурга бизәр идем мин.

Син теләсәң, горур башкаемны
Бөдрә талдай ияр идем мин.
Сайрар кошлар кебек сайрый-сайрый
Иркәләр һәм сөяр идем мин.

Океан булып дулкынланыр өчен
Сөюеңне белер идем мин.
Һава булып, кояш, чишмә булып
Йөрәгеңә керер идем мин.

Оставьте комментарий