Әнкәй, мине таңда уят әле

Әнкәй, мине таңда уят әле,
Уяткандай малай чагымда:
Чөйдә торган ияремне алып
Ат көтергә барам тагы да

Тыныч көн теләп

Син әле йоклыйсың, кызым,
Тәмле төш күреп.
Таң җилләре назлый сине
Бүлмәңә кереп.
Уйный алар парлап үргән
Толымыңны сүтеп.
Уяныр, дип, курчакларың
Утыра көтеп.
Иркәләрсең син аларны
Әкият сөйләп…
Күгәрченнәр гөрли сиңа,
Тыныч көн теләп.

Беренче яңгыр

Чыгыгыз урамга, нәниләр,
Беренче яңгырны күрегез.
Мин үсәм, яңгырда үсәм, дип,
Кинәнеп, яланбаш йөрегез!

Уйнагыз, гармуннар

Җырлагыз, гармуннар,
Кошларның җырларын,
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр
Дөньяда никадәр
Сөйкемле җыр барын,
Соклангыч җыр барын.