Беренче яңгыр

Чыгыгыз урамга, нәниләр,
Беренче яңгырны күрегез.
Мин үсәм, яңгырда үсәм, дип,
Кинәнеп, яланбаш йөрегез!

Яңгыр, яу, яу, әйдә, гөрелдәп,
Чиләкләр тулсыннар мөлдерәп.
Бөтен җир тузаннан арынсын!
Яшәреп бөреләр ачылсын!

Оставьте комментарий