Яшьлек эзләре (беренче вариант)

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынгач
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, өзелеп сагынам,
Ялкынлы яшьлекнең эзләрен.

Яшисе килә (икенче вариант)

Тирә — яктан, яуган кардан
Яз исе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Яшисе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Сырхауларны ерак куып
Яшисе килә.

Уянсыннар кырлар

Дәртле җырлар агыла киң күкрәктән,
Ташып чыга дулкын шикелле.

Уянсыннар кырлар,
Җырласын батырлар,
Хезмәт тавышы җирдә
Яңрасын!

Төнге яңгыр

Төнге яңгыр бәрелә тәрәземә,
Моңсулыгы, үтә үзәгемә.
Ялгыз яфрак сыман ятим җаным,
Дөнья буйлап гизә эзләп парын.

Мин беренче чәчәкләрне эзлим

Мин язларны алдан көтеп алам,
Моңнарына бирелә башкаем.
Мин беренче чәчәкләрне җыйган
Урыннарга барам яз саен.