Бию
Тыпырдатып бер басмагач,
Бию була мени ул?
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул?
Тыпырдатып бер басмагач,
Бию була мени ул?
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул?
Сине уйлап күпме юллар үттем.
Сине уйлап чыктым кырларга.
Әрнүләрем йөрәк серләремне.
Исемеңне салдым җырларга.
Йомыш белән күп тападым
Баймак — Сибай юлларын.
Әллә шуңа якын күрәм
Тауларын, урманнарын.
Биек тау башында,
Акташ-Тау каршында
Туган авылым Иске Акташым.
Туып-үскән җирем,
Сагынып кайттым сине,
Нигеземнең кочам ак ташын.
Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.
Авылымда җиде урам,
Тирәсе яшел чирәм.
Сандугачлар белән бергә,
Һәр язда кайтып күрәм.
Йөрәгемдә утлар янса,
Әйтер сүзем күп җыелса,
Күңелемне назлап сөя
Туган җиремнең җиле.
Җил шикелле назлы, иркә,
Туган җиремнең теле.
Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.
Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.