Эй, хыялый, сантый кыз бала (икенче вариант)
Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала?
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.
Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала?
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.
Яшьлек мизгеленә сыярга,
Көчең җитмәс үзең тыярга.
Кемнәр сине, кемнәр чакыра.
Син бит кызый, утлы ялкында.
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Чикәннәре, беләм, бирнәлек.
Апаемны былтыр сораттылар,
«Әле яшерәк» дип бирмәдек.
Елгалар төнен сөйләшә
Болыт тауларга кунгач.
Йөрәкләр төнен серләшә
Аяк тавышы тынгач.
Дәръялар купканда, Дөнъя ут йотканда, Син калсан тоткында, Мин калсам упкында. Сабыр ит аз гына, Ашыкма китәргә. Сагыштан яндырма, Ятларга калдырма /Яшәвен хакына/. Күңелләр ярасы Йөрәкне теткәндә. Ялгышлар яралып Язмышлар беткәндә. Сабыр ит аз гына, Ашыкма китәргә. Сагыштан яндырма, Ятларга калдырма /Яшәвен хакына/. Тормышнын язлары Нурларын сипкәндә, Сөюем назлары Өметен көткәндә. Сабыр ит аз гына, … Читать далее
Бер көн — табыш,
Бер көн — сагыш,
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга — сөендереп,
Сагышларга — көендереп
Эй, сыный безне язмыш.
Тай сымак уйнаклап тора,
Сыгылмалы билкәе,
Яшьләрдән калышмый баса
Үземнең җиңгәкәем.
Ялгызлык ул сорап килми атын-затын,
Кырык чырасын токандырыр (кабыздырыр) ялгыз хатын.
Иреннәре онытмаган сөю татын (тәмен),
Йөрәгендә, йөрәгендә уттай ялкын.
Син елмайсаң көн яктыра,
Яшә шулай көлеп кенә,
Зифа каен кебек кенә,
Тормышка ямь биреп кенә.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул,
Яшь көенчә килә каласы.