Җиңгәкәй

/Бию көенә/

Тай сымак уйнаклап тора,
Сыгылмалы билкәе,
Яшьләрдән калышмый баса
Үземнең җиңгәкәем.

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

Йөрәгемнең янулары (ялкыннары)
Сүрелмәсен, сүнмәсен,
Аягыңа күз иярми,
Күзләр генә тимәсен!

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

«Тыпыр-тыпыр» басканыңны
Яратам, җиңгәкәем.
Каршыңа чыгып биеми
Түзми шул йөрәккәем.

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

Каениш — җиңгә биегәндә
Көй дә дәртле, идән тар,
Каениш, каениш дисәгез дә,
Каенишнең дә җаны бар.

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

«Ярты җиңгә — каенишнеке»,
Бер йоласын үтимен:
Туганкаем күрмәгәндә,
«Үпәч» итеп китимен.

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

«Үпәч» иткәч, кочакларга
Суза ак беләккәен.
Әнә, абый карап тора,
Шаярма, җиңгәкәем!

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

Туганкаем бар чагында,
Нык булыр терәккәең.
Һәр чак шулай яшь булып кал,
Картайма, җиңгәкәем!

Бас, бас, бас әле,
Синең биер чак әле.

Оставьте комментарий