Сөю хаты

Күзләреңдә синең минем күзләр,
Моңнарың да синең минекеләр.
Елмаюың, сөйләшүең, көнләшүең
Минекедер, минекедер — минекеләр.

Кыз җыры

Күзләремә бакты ярым: —
Яр, — диде, —
Сиңа гына әйтер сүзем
Бар, — диде.
Иреннәрең синең, ярым,
Бал, — диде. (Хе)
Хәтеремнән һич китмисең,
Яр! — диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде. (Хе)
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.

Кайгыдан арала

Бик ансат, бик ансат
Таптым яр мин сине.
Бик ансат сөйләштек, таныштык.
Бик ансат, бик ансат
Сөештек, яраштык.
Бик ансат табыштык, кавыштык.