Яңа ел вальсы (өченче вариант)

Бар тирә-як сөттәй ап-ак,
Җем-җем итеп кар көлә:
Көмеш кыңгыраулар тагып,
Шатлык бөркеп, нурдай балкып,
Җиргә Яңа ел килә.

Көрткә чумып коена чыршы,
Энәсе яшел генә:
Яшел кыңгыраулар тагып,
Шатлык бөркеп, нурдай балкып,
Җиргә Яңа ел килә.

Дөнья бәйрәм, дөнья хәйран,
Йөрәктән (йөрәктәге) җыр бөркелә:
Моңлы кыңгыраулар тагып,
Шатлык бөркеп, нурдай балкып,
Җиргә Яңа ел килә.

Кабул булсын бар теләкләр,
Бәхет керсен һәр өйгә,
Мең-мең кыңгыраулар тагып,
Шатлык бөркеп, нурдай балкып,
Җиргә Яңа ел килә.

Оставьте комментарий