Шулай шул

Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез гена менә.
Үзгәргәнбез бугай шул?..
Шулай шул…
Шулай шул…
Үзгәргәнбез бугай шул…

Язгы урман

Агачлар яфрак ярганда,
Мең — мең кошлар сайраганда,
Мин тәү күрдем сине.
Әйтерсең, яз шул чагында,
Бүләк итеп кочагында,
Сине алып килде.

Эзләмә син минем сөюемне

Эзләмә син минем сөюемне
Тик сүзләрдән, сәлам-хатлардан,
Күр син аны, карап күзләремә,
Икәү бергә булган чакларда.