Очрашу

Кай вакыт була шулай:
Көндез кояш, төнлә ай.
Икенче көнгә исә
Болытлы җилләр исә.
Күктән тама күз яшьләре
Яңгыр тамчысы булып.
Булса булсын безнең өстә
Кыска гомерле болыт.

Мин исән

Ул арган, диделәр,
Ул туйган, диделәр,
Туктаган, диделәр, атлаудан.
Беткән бит ул, дигән
Хәбәрләр килделәр,
Хәбәрләр килделәр ятлардан.
Иң якын дус дигән
Юлдашлар саттылар,
Бүлешмәскә диеп сукмакны.
Яраткан кешеләр тормышны ваттылар,
Кемнәрдер сукмакта туктатты.

Гомерләр бер генә (икенче вариант)

Гомерләр бирелә бары тик бер генә,
Кадерләрен аның бел генә, бел генә.
Тормышны бәхеткә, шатлыкка күмүче,
Без бит ул кешеләр, без генә, без генә.

Булмый инде булмагач

Тумыштан акча яратам, акча мине яратмый.
Күпме генә тырышсам да бер тиенгә дә артмый.
Әллә ниләр эшләп карыйм — кесәгә акча тулмый.
Төн буе хыяллансам да нигәдер баеп булмый.

Бер санасаң — исләрең китәрлек…

Бер санасаң — исләрең китәрлек: борылмалы юлларда
Ничә төннәр йокысыз үткәннәр бик санаулы елларда.
Ничә тапкыр ялгышлар эшләнгән, ничә тапкыр алданган,
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган…
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган.

Әбиеңнәр кыз чакта

Булган шундый заманалар,

Шундый чиста чак булган.
Егетләр батыр булган.
Кызлары тыйнак булган.
Бабаң чакырган чагында,
Әбиең килә алмаган,
«Мин сине хочу, җаным», дип,
SMS җибәрмәгән.

Әллә ничек кенә үтә гомер

Әллә ничек кенә үтә гомер,
Йөгереп китәр чакта юл булмый.
Йөрәгеңне салсаң учларыңа
Кулларыңнан алыр кул булмый.

Авыл эте

Саташып өреп куя ул,
Авылда этләр өрсә.
Оясыннан чыкмый ята,
Хуҗага кунак килсә.
Хуҗа кушмый тавышланмый —
Ялгыш өрсә, эш харап.
Ай тулган кышкы төннәрдә
Ул улый айга карап.

Икмәк булса табында

Матур язда, иртә ал таңнарда
Хезмәт керсә басу-кырларга,
Игеннәр мул, шатлык олы була,
Көчле була канат җырларда.