Мине онытырга мөмкин түгел
Мине онытырга мөмкин түгел,
Онытырмын диеп уйлама.
Сихерләдем сине, алып сөюемне,
Эчәр суым булыр һавадан.
Мине онытырга мөмкин түгел,
Онытырмын диеп уйлама.
Сихерләдем сине, алып сөюемне,
Эчәр суым булыр һавадан.
Тәрәземне ачтым бакчага,
Аннан миләш миңа баш кага.
Күңелем иләс, серләремне, миләш,
Сөйләмим мин синнән башкага.
Күккә менеп алыр идем, Ай өстәрендә булсаң. Сине барыбер табыр идем, Гел читләреңдә булсаң. Зөһрә йолдыз — йолдыз чыгым, Син уем, зур байлыгым. Синдә мең кояш җылысы, Мең кояш яктылыгы. Тормышымның матурлыгы, Син яшәүем мәгнәсе. Җир җиһан да, син бергенә, Бердән — берем Зөһрәм. Зөһрә йолдыз — йолдыз чыгым, Син уем, зур байлыгым. Синдә мең … Читать далее
Вакыт тулпарын иярләп,
Йөрәксеп, ярсып чабам.
Мин халкымның чәчәк күңеленнән,
Бал кортындай, энҗе җыямын,
Җыямын да — җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.
Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел —
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!
Яшьлек гомер мизгеленең
Язгы ташкыны.
Аккан судай гомер үтә,
Кала юшкыны.
Тормышның һәр мизгеленең
Тәмен белешик.
Авырлыкларны җиңик без,
Уйнап көлешик.
Нигә икән назланышып,
Елмая һәр бер гөлем.
Гөлләр нигә елмаймасын,
Синең туган көн бүген,
Синең туган көн бүген.
Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңон тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.
Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Курай моңын тыңлап,
Күңел ача сабантуйларда.
Кешеләргә нәрсә җирдә җитми,
Дәрман юкмы гѳрләп яшәргә?
Мал артыннан куып гомер үтә…
Ә яшәргә? Кайчан яшәргә?