Тәүбә (беренче вариант)

Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?..
Тагын өмет биреп ява кар.
Китмә, китмә, китмә.
Хушлашырга иртә,
Минем сиңа әйтер сүзем бар.

Нигә кирәк сүзләр?..
Нигә һаман күзләр
Өмет белән күккә багалар?
Сукма, сукма, язмыш, үтерерсең ялгыш.
Минем әле җырлар зарым бар.

Дөнья чиксез булса, вакыт һаман узса,
Нигә миңа бүген дөнья тар?!
Күккә әйттем фөрьяд.
Кичерерсең, Ходай —
Минем сиңа бирер җаным бар.

Бу кайгылы хәлдә таң атамы әллә?
Һаман өмет биреп ява кар.
Китмә, китмә, китмә.
Хушлашырга иртә,
Минем сиңа әйтер сүзем бар.

Оставьте комментарий