Белми калдым (икенче вариант)

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең… хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кайда киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Эзләреңдә — ромашкалар,—
Истәлегең шулармы?

Кайсы коштыр исемең белән
Сине чакыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек…

Кая киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Эзләреңдә — ромашкалар,—
Истәлегең шулармы?

Истәлеккә эзләреңдә
Зәңгәр гөлләр үсәләр…
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..

Кая киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Эзләреңдә — ромашкалар,—
Истәлегең шулармы?

1958

Оставьте комментарий