Сиреньнәр хуш исләр тарата

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата
Яшәрәм яз җиткәч гөл сыман мин,
Күңелем яз ямен ярата.

Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр —
Өздереп Иделдә җырлыйлар.
Шомыртлар талларга: «Саумысез!» — дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар.

Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка;
Шул күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.

Оставьте комментарий