Сау бул инде, хуш, мәхәббәтем!

Син дип, җаным, башка җан атмам,
Элеккечә өзелеп яратмам.
Акылымны җуеп тилмермәм,
Артларыңнан башка йөгермәм.

Сау бул инде, хуш, мәхәббәтем —
Мине кол иткән һәлакәтем.
Түзәргә калмады тәкатем,
Кирәкми синең мәхәббәтең!

«Гомер сөярмен!» дип ант иттем.
Ник үземне үзем кол иттем?..
Мәхәббәт богавы — чылбыры
Кол итте беркөнне җанымны.

Сау бул инде, хуш, мәхәббәтем —
Мине кол иткән һәлакәтем.
Түзәргә калмады тәкатем,
Кирәкми синең мәхәббәтең!

Мөмкин түгел көчләп ярату,
Мөмкин түгел моны аңлату.
Бер-береңне бәйләп богауга
Мөмкин түгел икән ярату.

Сау бул инде, хуш, мәхәббәтем —
Мине кол иткән һәлакәтем.
Түзәргә калмады тәкатем,
Кирәкми синең мәхәббәтең!

Оставьте комментарий