Сирень чәчәкләре

Сирень чәчәкләрен бүләк итәм,
Саф күңелдән кабул итсәгез,
Сирень чәчәгендәй гүзәл яшьлек
Бергә гөрләп үтсен, дисәгез.

Зәңгәр күзләреңнең төсе итеп
Сирень чәчәкләрен сайладым,
Тик бу яшьлегемә тиң була алырлык
Синнән матур (күркәм) чәчәк тапмадым.

Сирень чәчәкләрен бүләк итәм,
Саф күңелдән кабул итегез,
Безнең данлы яшьлек гөрләп үтәр,
Бер теләктә булсак икебез.

Оставьте комментарий