Урам буе күк томан,
Сиреннәр чәчәк аткан.
Ә мин, иркәм, уйлыймын,
Уйлыймын синең хакта.
Үреләм сирень чугына,
Биш таҗлысын әзлимен.
Иркәм, сине өзлеп сөям,
Ә син хәтта сизмисең.
Күк томаны сиреннең
Тетрәндерә күңелне:
Күк яңгырлар булып кына
Үтәсе килә түгелеп.
Үреләм сирень чугына,
Биш таҗлысын әзлимен.
Иркәм, сине өзлеп сөям,
Ә син хәтта сизмисең.
Сиреннәр — болыт төсле,
Биш таҗлысын тапмыймын,
Зәп-зәңгәр урам буйлап
Япа-ялгыз атлыймын.
Үреләм сирень чугына,
Биш таҗлысын әзлимен.
Нәфис таҗлар арасыннан
Бәхетемне күзлимен.