Чәчәктә чакта сирень

Сиреньнәрнең чәчәкләре
Керфек каккан чагында,
Торасың син иләсләнеп
Татлы сер кочагында.

Сиреньнәрне син бәхетле
Булыйм дип үстерәсең;
Һәр чәчәктә назлы өмет
Чаткыларын күрәсең.

Шундый сылу күренәсең
Сөйгәнгә сине сирень.
Ак сирень чәчәге кебек
Иң гүзәл чагың синең.

Ак сиреньнең ямьнәрендә
Чагыла саф хисләрең.
Сине алиһәгә тиңләп
Ярата дус-ишләрең.

Оставьте комментарий