Син аныкы хәзер

Аның белән култыклашып уздың,
Син аныкы хәзер, аныкы…
Мин елганың хәзер бу ярында
Ә син хәзер теге ярныкы.

Араларда тирәнлекләр ята,
Һәм дулкыннар ята тау сымак,
Таң алдынан күк томаннар ята,
Күк томаннар ята ау сымак.

Тирәнлектәр һәм дулкыннар аша
Йөзеп чыгар идем — хакым юк,
Таң алдыннан күк томаннар аша
Сине кочыр идем — хакым юк.

Очраганда туктап сөйләшергә,
Танырга да хәтта хакым юк;
Араларда безнең бер кайчан да
Булмагандыр кебек якынлык.

Мин елганың хәзер бу ярында,
Ә син аның теге ярында;
Ике яр бит тоташмаган кебек
Уртасында елга барында.

Оставьте комментарий