Сиксән биш тулганда

Озын кара чәчләремә ап-ак бәсләр кунса,
Атлаганда бөкерәеп, таянып таякларга,
Иртән азапланган чакта басалмый аякларга.
Йомшак ипи кисәген чәйгә манып эчкәндә,
Яшьлек җүләрлегем диеп исемә төшергәндә.
Күңелдә яшәү нуры инде сүнәм дигәндә,
Күзләремә җан кисәгем җен булып күренгәндә.
Бүген, бәлки, соңгы көн диеп, йоклап киткәндә,
Кайчан да мин бер уйлармын 85-кә җиткәндә.

85 тулганда, без бергә атларбыз,
Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз,
85 булганда, без бергә атларбыз,
Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз.
Әкрен генә җитәкләшеп, 95-не вакларбыз.

Кайчан да бер миңа да тулса 85 яшем,
Яшь чагымда кебек сиңа җаный диеп дәшәрмен.
Утырырбыз кичләрен, үткән көнгә сөенеп,
Җылы, йомшак оекларың кидерермен иелеп.
Төнлә уянып синең сулышларың тыңлармын,
Туңмасын дип, өстеңдәге юрганыңны барлармын.
Һәр иртә чөкердәшеп сөтле чәйләр эчәрбез.
Оныкларга үрнәк булып матур итеп яшәрбез.
Үткәннәрне сагынып, тыныч гомер иткәндә,
Нинди уйлар килер башка 85-ем җиткәндә.

85 тулганда, без бергә атларбыз,
Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз,
85 булганда, без бергә атларбыз,
Күңелдәге кайнар хиснең һәр тамчысын сакларбыз.
Әкрен генә җитәкләшеп, 95-не вакларбыз.

Оставьте комментарий