Ялгыз көймә (беренче вариант)

Ялгыз көймә су кырында
Күптән инде мине көтә.
Ерак илгә — туган җиргә
Диңгез аша мине илтә.

Ерак җиргә минем юлым,
Ишкәк ишеп армас кулым.
Сагыш тулы күңелләрем,
Күз алдымда тик син, туган җирем.

Ялгыз көймә, чиксез диңгез,
Бик еракта туган нигез.
Аккош булып кайтыр идем
Язлар җиткәч сиңа, туган җирем.

Ерак җиргә минем юлым,
Ишкәк ишеп армас кулым.
Сагыш тулы күңелләрем,
Күз алдымда тик син, туган җирем.

Минем җилкән ак бәхеттәй,
Өмет, сагыну юлдашлары.
Туган җиргә кайтып җитсәм,
Үтәр иде сагышларым.

Ерак җиргә минем юлым,
Ишкәк ишеп армас кулым.
Сагыш тулы күңелләрем,
Күз алдымда тик син, туган җирем.

Оставьте комментарий