Сагынганда (өченче вариант)

Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.

Сагынганда ак буранга карап,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Сине адаштырам мин һаман.

Сагынганда ак диңгезгә карап,
Ак диңгезләр булып мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.

Оставьте комментарий