Сөю көтү

Ак чәчкәләр миңа кирәк түгел дисең,
Бәлки кемдер чәчкә көтәдер.
Сөйгән ярын табып, матур тормыш корып,
Бәхетләрен өмет итәдер.

Язма мина башка, кирәк түгел дисең,
Кемдер хатлар өмет итәдер.
Тик бер сүз генә, язса иде диеп,
Төн йокламый өзелеп көтәдер.

Килмә якын миңа, кирәк түгел дисең,
Кемдер җылы назлар көтәдер.
Салкыннарда туңган җанны җылытыр дип,
Сөйгән ярын өмет итәдер.

Оставьте комментарий