Сөю бураннары

Тагын җиргә ап — ак карлар яуган
кабат сине искә төшереп.
Бөтерелеп яуган кар бөртеге.
Кулларымда тордым эретеп.

Күбәләктәй ап — ак карлар ява
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине сагнуымны
бураннарым инде тыңлады

Ап — ак күлмәк кигән кебек кышлар
хәтерләнеп сине бүген дә
тына белми хисләр туңа күңел
буран уйный гашыйк күңелдә

Күбәләктәй ап — ак карлар ява
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине сагнуымны
бураннарым инде тыңлады

Яуа карлар яуа басылмады
басылмады хисләр бураны
Күңелләрем сине уйлады да
сагынудан йөрәк туймады

Күбәләктәй ап — ак карлар ява
уйный җирдә карлар бураны.
җан сөелеп сине сагнуымны
бураннарым инде тыңлады

Оставьте комментарий