Яшә көлеп!

Бик кадерле генә гомереңә

Бүген тагын бер ел өстәлә.
Өстә, Ходай, бәхет, өеп-өеп,
Кайгы-хәсрәт кенә өстәмә!

Яшә җирдә бүгенгедәй кебек,
Яшә, рәхәт кайгы белмәдә,
Гомер бит бик тә газиз, бик тә газиз,
Бик кадерле генә кемгә дә!

Бик кадерле генә гомереңдә
Үзең кебекләрне эзләмә.
Эзләмә син, син бит берәү генә,
Башкаларны үзеңә тиңләмә.

Яшә җирдә бүгенгедәй кебек,
Яшә, рәхәт кайгы белмәдә,
Гомер бит бик тә газиз, бик тә газиз,
Бик кадерле генә кемгә дә!

Бик кадерле генә гомереңнең
Оныт әле авыр чакларын.
Искә алыйк бүген бергә-бергә
Үткәннәрнең якшы якларын!

Яшә җирдә бүгенгедәй кебек,
Яшә, рәхәт кайгы белмәдә,
Гомер бит бик тә газиз, бик тә газиз,
Бик кадерле генә кемгә дә!

Оставьте комментарий