Кара урман (беренче вариант)
Карурманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка;
Карурман кергәч,
Карурман кергәч.
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.
Карурманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка;
Карурман кергәч,
Карурман кергәч.
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.
Тәлгәш-тәлгәш миләш пешкән,
Ботаклары сыгылып төшкән.
Җем-җем кара тәлгәшләре,
Тәмле микән миләшләре?
Бакчадагы гөлемә килеп кунды
Канаты каерылган күбәләк.
Сабый чагым гүя исемә төште,
Уйный идек һәрчак бергәләп.
Акчарлаклар оча уйнап
Агым су өсләрендә.
Син җылы бирдең, туган як,
Иң якты хисләремә.
Каеннар җилдә тибрәлә,
Коела яфраклары,
Әйтерсең лә бөреләре
Чибәр кыз бармаклары.
Куш каенлы юлдан китте,
Чукларын сыйпап үтте.
Үкенеч шул — өзелеп-өзелеп
Сөйгәнне белми китте.
Каенкаем, син нишләдең,
Күрәмме әллә ялгыш?
Ник ямь яшел шәлкәеңнән
Коела сары сагыш?
Йөгереп кенә мендем, ай тауларга, ай тауларга,
Җилфер-җилфер торган ай хат өчен, ай хат өчен
Җырламас та идем бу җырымны, бу җырымны
Җырлыйм сез балалар ай хакы өчен
Син еракта, әллә кайда
Биектә идең.
Арабызга болыт керде,
Йолдызым минем.
Ай-һай да гына дими көйләр килми,
Кайгылар ук күрми ир булмый.
Нинди генә итеп сөйләсәң дә,
Чит-ят илләр туган ил булмый.