Ай, матур гөл генә
Су буена төшкән идем,
Су өсте күбек кенә;
Син бит минем якын дустым,
Күз нурым кебек кенә.
Су буена төшкән идем,
Су өсте күбек кенә;
Син бит минем якын дустым,
Күз нурым кебек кенә.
Ай, Дунайда айлы кичтә
Су эчерәм атларга.
Ай кояшка әйләнде бит
Син килгәч бу якларга.
Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Күңелләрең кемдә икән
Белсәң иде, Гүзәлем?
«Син минеке» — дисәң әгәр
Айлар, еллар көтәрмен.
Атландым ла атның, ай, биленә,
Өч әйләндем Казан каласын.
Җырла, җырла, дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.
Ай юлы — гәрәбә юл,
Ай юлы — мәгарә юл.
Мәгарә эчләреннән
Тәгәри йомгагын.
Күктә йолдызлар нурлардан
Чигү чигәләр каеп.
Көйәнтәле кызны кочып
Ай утыра елмаеп.
Ай күзләде тәрәзәгә,
Икебезне дә сөеп.
Ай тулганда сагындыра,
Үзәкләрне өздереп.
Эх, дускаем, буең зифа
Тал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?