Югалтасым килми
Ходай биргән бәхетем син.
“Гомерлеккә” — дип килдең.
Югалтасым килми сине,
Без икебез бербөтен.
Ходай биргән бәхетем син.
“Гомерлеккә” — дип килдең.
Югалтасым килми сине,
Без икебез бербөтен.
Кояш белән ай язмышлы булдык,
Очрашмабыз, диеп ут салма.
Язмышлардан син бит көчлерәксең —
Югалма юлларымнан, югалма.
Бүген көчле яңгыр булыр сыман —
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып бер явармын кебек,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.
Чимшә буена суга барасың,
Чиләкләреңне суга саласың.
Чишмә суыдай саф ул мәхәббәт,
Йөрисең, Ләйсән, миңа үпкәләп.
Кашың кара, кашың кара,
Каралткангадыр инде.
Карыйм, карыйм, карап туймыйм,
Яраткангадыр инде.
Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндереп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә кадама.
Әллә, иркәм, әллә сизмисең,
Сөюемне минем белмисең?
Синең өчен янып-көеп
Йөрүемне нигә күрмисең?
Юктыр әле күргәнең
Безнең авыл күлләрен.
Күрсәң иде тал кызының
Күлгә карап көлгәнен.
Аклыкка күзләр чагыла,
Балкый урам, сөенә.
Тыңла әле безне, буран,
Җырлы сөю көенә.
Җәяүле буранны узып,
Йөгерәмен каршыңа.
Ак бураннар урламасын,
Сөйгән ярым, каршыла.
Килче иркәм күл буена,
Ялдырма кил инде.
Шул мәхәббәт утларында,
Янып үләм бит инде.