Онытырга мөмкин түгел

Йомшак кына җилләр: «Оныт», — диләр,
Кайгырмаска (уфтанмаска) киңәш бирәләр.
«Оныт» дигән төсле нечкә гөлләр
Әкрен генә җилгә иеләләр.

Онытырга өндәп чишмә чылтырый,
«Оныт-оныт»,— диләр былбыллар.
«Оныт» дигән төсле, җем-җем итеп,
Карап тора күктә йолдызлар.

Һәркем әйтә: «Оныт, башканы сөй,
Ике килмәс безнең яшьлек», — дип.
Йөрәк җавап бирә: «Онытырга
Һичбер вакыт мөмкин түгел», — дип.

Оставьте комментарий