Минем язым син икән

Чәчләремә кагылып үтте яз җиле,
Без кавышкан көннәр дә яз иде.
Тәүге бүләк — чәчәкләр бәйләмнәре,
Башларымның шулчак әйләнгәннәре.
Тәүге бүләк — чәчәкләр бәйләмнәре,
Башларымның шул чак әйләнгәннәре.

Ташый сулар, кага дулкын
Кайтарып ярларына.
Кайтарды мине мәхәббәт
Бәхетле язларыма.
Яшик, җаным, бу хисләрне
Язлар саен яңартып,
Яшик гомерне яз итеп,
Яратылып, яратып.
Яшик гомерне яз итеп,
Яратылып, яратып.

Сез икәү дип сайрый кошлар талларда
Парлап сайрар өчен туган алар да
Без бергә бит шуңа якты таңнар да.
Без бергә бит, шуңа якты таңнар да.
Яратабыз, шуңа матур язлар да.

Ташый сулар, кага дулкын
Кайтарып ярларына.
Кайтарды мине мәхәббәт
Бәхетле язларыма.
Яшик, җаным, бу хисләрне
Язлар саен яңартып,
Яшик гомерне яз итеп,
Яратылып, яратып.
Яшик гомерне яз итеп,
Яратылып, яратып.

Синсез язлар яз икәнен күрмәдем,
Синсез назлар наз икәнен белмәдем.
Минем язым син икәнсең, син генә,
Синең язың мин икәнмен, мин генә.
Минем язым син икәнсең, син генә,
Синен язын мин икәнмен, мин генә.

Оставьте комментарий