Норлатым

Тау ягында туып үстем мин дә,
Күрдем таудан таңнар атканын.
Онытылмый Әрә үзәнендә
Тургай җырын тыңлап ятканым.

Сагындырып мине туган җирләр,
Төшемә керсә, юрыйм гел акка.
Зөя елгасында озын юлдан
Яшьлегемә кайтам — Норлатка.

Тау ягында туып үстем мин дә,
Җанны туган туфрак җылыта.
Кошлары да юксыналар кебек,
Моңлы җырлар сузып мин юкта.

Сагындырып мине туган җирләр,
Төшемә керсә, юрыйм гел акка.
Җырга әверелгән төбәгемә —
Кайтмый кала алмыйм Норлатка.

Тау ягында туып үстем мин дә,
Еракларда яшим күптәннән,
Һич сүрелмәс кайнар хисләремә
Якынайта мине үткәннәр.

Сагындырып мине туган җирләр,
Төшемә керсә, юрыйм гел акка.
Миңа килгән кайгы-сагышны да,
Бәхетемне дә сөйлим Норлатка.

Оставьте комментарий