Әкиятләр илендә

Көмеш башмагын тоткан да
Егет эзли көлкызын,
Балыкнын алтынын көтә
Бабай ярда көнозын.

Гел изгелек кенә җиңә
Әкиятләр илендә
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә

Ак бузатның канатында
Очып сәяхәт иттем
Уятып йокы сылуын,
Алчәчәк бүләк иттем.

Гел изгелек кенә җиңә
Әкиятләр илендә
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә

Их, Алладин лампалары
Сатуда булса икән!
Җирдә чынлап янып,чыңлап
Могҗиза туса икән!

Гел изгелек кенә җиңә
Әкиятләр илендә
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә

Оставьте комментарий