Өйләрне дә җиештырам,
Курчагымны да карыйм.
Өстәвенә бик матурлап
Чәчемне үзем тарыйм.
Әнкәйнең уңган кызы мин —
Япкычым билләремдә.
Әнкәем арып кайтуга
Әшләмим ниләр генә.
Бүген эшләп бетердем дә
Бирелгән дәресләрне
Пешердем телне йотарлык
Вак-вак-вак бәлешләрне.
Әнкәйнең уңган кызы мин —
Япкычым билләремдә.
Әнкәем арып кайтуга
Әшләмим ниләр генә.
Әнкәем тәмләп чәй эчә
Кызым — уңганым диеп,
Вак бәлешне ашап, мактап,
Туялмый мине сөеп.
Әнкәйнең уңган кызы мин —
Япкычым билләремдә.
Әнкәем арып кайтуга
Әшләмим ниләр генә.