Туган авылым (бишенче вариант)

Туган авылым Сакмар буйларында,
Шунда үтте минем балачак.
Сакмар дулкыннары, курай моңы,
Йөрәгемдә мәңге калачак.

Атам — анам синдә туып үскән,
Синдә үтте яшьлек елларым.
Мин онытмам сине бер вакытта,
Туган авылым, туган якларым.

Оставьте комментарий