Моңаеп калма

Яңгырлар ява
Киткән юлларга.
Ашыкма берүк
Авыр суларга.

Тамчылар тамсын,
Еласын болыт…
Яшик болыттан
Югары булып.

Кара болытка
Куркып карама.
Без якты булсак,
Болыт тарала.

Китте ул, диеп,
Моңаеп калма.
Безнең иң якты
Көнебез — алда.

Өметең өзеп,
Моңаер булсаң,
Сөюем — кояш,
Кояшка ышан!

Кояш сүнми дә,
Сүрелми бер дә.
Ул кайчагында
Күренми генә.

Оставьте комментарий